16+

Казанда тагын бер кар эретү пункты эшли башлады

Казанның Гадел Кутуй урамында җиденче яңа кар эретү пунктын файдалануга тапшырдылар. Тәүлек эчендә ул 3,6 мең кубометр яки 300 КАМАЗ кар утильләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Казанның Гадел Кутуй урамында җиденче яңа кар эретү пунктын файдалануга тапшырдылар. Тәүлек эчендә ул 3,6 мең кубометр яки 300 КАМАЗ кар утильләштерергә мөмкинлек бирәчәк.

Яңа объектны Казан Мэры Илсур Метшин карады. Ул билгеләп үткәнчә, хәзер барлык җиде кар эретү станциясенең эше карлы кышкы көннәрдә карны вакытында һәм оешкан төстә утильләштерергә мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта Казан мэриясе хәбәр итә.

Яңа кар эретү пункты шәһәр кар эретү машиналары арасында куәте буенча икенче урында тора. Казанда иң зурысы тәүлегенә 4 мең кубометр эшкәртә ала, ул Җиңү проспектында, «Мега» һәм «Южный» сәүдә үзәкләре арасында урнашкан. Яңа станцияне сафка бастыру белән шәһәрнең барлык кар эретү пунктларының җитештерүчәнлеге тәүлегенә 15,6 мең кубометрга кадәр артачак.

Исегезгә төшерәбез, беренче кар эретү пункты Казанда 2007 елда Порт урамында барлыкка килде.

Узган тәүлектә шәһәр урамнарыннан 2,9 тоннага якын кар чыгарылган. Бүген көндез шәһәр урамнарын кардан чистартуга 342 юл эшчесе һәм 237 берәмлек махсус техника чыккан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading