16+

Казанда «Татар җыры» концерты үткәрелмәячәк

Казанда БПЛА куркынычы аркасында бүген кич узарга тиешле «Татар җыры» концерты үткәрелмәячәк.

Казанда БПЛА куркынычы аркасында бүген кич узарга тиешле «Татар җыры» концерты үткәрелмәячәк.

Бу хакта «Барс медиа»матбугат хезмәте хәбәр итә. Исегезгә төшерәбез, иртән Татарстан башкаласына берьюлы берничә пилотсыз очкыч һөҗүм итте-аларның бер өлеше торак йортларга эләкте.

 Чара башка вакытка күчереләчәк, дип аныклана. 25 яшьлек «Татар җыры» халыкара фестиваленең гала-концерты бүген «Казан Экспо»да узарга тиеш иде. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов карары буенча куркынычсызлык максатларында якындагы ике көндә — шимбә һәм якшәмбе — Казанда барлык массакүләм чаралар үткәрелмәячәк.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading