16+

Казанда «Тайказан» скульптурасы ачылды

Казанда Назарбаев һәм Качалов урамнары киселешендәге бакчага «Тайказан» скульптурасы куелды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов катнашты, дип яза Казан мэриясе сайты.

Казанда Назарбаев һәм Качалов урамнары киселешендәге бакчага «Тайказан» скульптурасы куелды. Аны ачу тантанасында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов катнашты, дип яза Казан мэриясе сайты.

«Тайказан» скульптурасы – Төркестандагы (Төркестан өлкәсе, Казахстан) Яссәви мавзолеендагы Тайказанның күчермәсе, ул кунакчыллык һәм уңдырышлылык символы булып тора.

Казандагы «Тайказан» скульптурасы бронзадан эшләнгән һәм Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме тарафыннан бүләк ителгән. Аның биеклеге – 1,7 метр, диаметры – 2,5 метр. Постамент астында архитектур яктырткыч куелган. Табличкасы ак граниттан, хәрефләре бронзадан. Табличкадагы язуда казах телендә: «Чәчәк ат, Казан! Көнчыгыш-Казахстан өлкәсеннән», – дип язылган.
Рөстәм Миңнеханов Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакименә бу бүләк өчен чын күңелдән рәхмәтен җиткерде. Ул шулай ук, «Тайказан» композициясе Татарстан белән Казахстан арасындагы хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр, дигән ышанычын белдерде.

Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе Хакиме Даниал Әхмәтов Татарстан һәм Россия халыкларына уңышлар теләде. Безнең халыклар арасындагы дуслык мәңгелек булсын, диде ул. Аның сүзләренчә, ике арада мөнәсәбәтләр үсә бара, Татарстан белән Казахстан, шул исәптән Көнчыгыш-Казахстан өлкәсе арасында товар әйләнеше арта, дип хәбәр итә Татарстан Президенты матбугат хезмәте.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading