16+

Казанда “Терлекчедә кунакта” бәйрәмендә бозау оту мөмкинлеге булачак

10нчы декабрьдә Казанда "Терлекчедә кунакта" бәйрәме була. Чарада катнашучыларның лотереяга бозау оту мөмкинлеге дә булачак, дип хәбәр итә kzn.ru.

10нчы декабрьдә Казанда "Терлекчедә кунакта" бәйрәме була. Чарада катнашучыларның лотереяга бозау оту мөмкинлеге дә булачак, дип хәбәр итә kzn.ru.

Бәйрәм Игенчеләр сараенда үтә. Кунакларны уеннар, балалар һәм өлкәннәр өчен бәйгеләр, танылган татар җырчылары катнашында концерт көтә. Шулай ук чара кысаларында авыл-хуҗалыгы хайваннарының күргәзмәсе оештырылачак, ат һәм дөядә йөреп килергә мөмкин булачак. Территориядә экзотик җәнлекләр белән "зоопарк"ы эшләячәк. Чарада катнашучылар җәнлекләрне сыйпап һәм ашатып кына калмаячаклар, ә алар белән фотога да төшә алачаклар.

Чара 11.00 сәгатьтә башлана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading