16+

Казанда трамвай 3 машинаны бәрдергән

Казанда трамвай берьюлы өч машинаны бәрдергән.

Казанда трамвай берьюлы өч машинаны бәрдергән.

Бу хакта "Татар-информ"га шәһәр Госавтоинспекциясендә хәбәр иткәннәр.

Авария кичә 15.00 сәгать тирәсендә, Себер трактындагы 10/7 йорт каршында килеп чыккан.

Трамвай йөртүче 34 яшьлек ханым куркынычсыз хәрәкәт тизлеген кулланмаган һәм борылу өчен трамвай юлына кергән 3 автомобильне берьюлы бәрдергән.

Зыян күргән җиңел машиналар өчесе дә «Киа Рио» маркалы. Иң алдагы автомобильнең йөртүчесе 34 яшьлек ханым булган. Бу машинага трамвай бәрелүдән иң зур зыян килгән. Машинада утырган 4 яшьлек баланың башы бәрелгән.

54 яшьлек ир-ат идарә иткән икенче машина, бәрелүдән килгән көч белән, үзе дә башка машинаны эттергән. Икенче машинадагы 28 яшьлек пассажир хатын-кызның тезе һәм иңбашы имгәнгән.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading