16+

Казанда "яңа гына бала тапкан" ханым үзенең нарасыен табиблар бирми дип тәкьрарлый

32 яшьлек хатын-кыз бала тудыру йортына кайнанасы һәм ире белән килгән һәм табиблар әле яңа туган баласын аңа бирми, дип белдергән.

32 яшьлек хатын-кыз бала тудыру йортына кайнанасы һәм ире белән килгән һәм табиблар әле яңа туган баласын аңа бирми, дип белдергән.

ТР Буа районында яшәүче 32 яшьлек ханым ике атна элек өеннән Казанга чыгып киткән. Янәсе РКБ Перинаталь үзәгенә бала табарга бара.

Ике атнадан соң хатын ирен һәм каенанасын үзен алып китәргә чакырган, ләкин аның сүзләренчә, табиблар аң нарасыен бирми икән. Хатынның сүзләренә караганда, баланың хәле начарланган һәм аны бала тудыру йортында калдырганнар.

Куркынган һәм пошаманга төшкән ир РКБ бала тудыру йортының икенче терминалына аның улы белән ни булуы турында сорашырга килгән.

"Кичә безгә ир белән хатын һәм аның каенанасы мөрәҗәгать итте. Хатын-кыз безгә 18 февральдә хастаханәгә салынганын, 22-ендә бала табуын, һәм берничә көннәр хастаханәдән чыгарылуы турында сөйләде. Әмма баланы аңа бирмәгәннәр, чөнки нарасыйның хәле начарланган. Без Перинаталь үзәктә барлык документларны, медицина карталарын, журналларны тикшердек, һәм мондый хатын-кызның бала тудыру йортында булмавын расладык ", - дип аңлатты РКБ Перинаталь үзәгенең кабул итү бүлеге мөдире Булат Бегиев. Ә хатын исә 22 февральдә аңа кесарево кисүме ясалуын һәм 4200 гр авырлыгындагы малай табуы турында тәкьрарлый.

"Хатын-кызның туганнары да бала тудыру йортына моннан ике атна элек китеп баруы турында сөйләделәр. Дөрес, яшь ана баланың фотосурәтләрен җибәрмәгән, чөнки табиб күз тимәсен дип моны тыйган икән. Хатын-кыз бездә эшләми торган табибларның исемнәрен атады. Без шикләнә башладык, УЗИ үтәргә тәкъдим иттек ", - дип сөйләде РКБ баш табибының акушерлык-гинекология ярдәме буенча урынбасары вазифаларын башкаручы Нигина Нигъмәтуллина.
Тикшерү үткәч, табиблар хатын-кызның корсагындагы кесарев кисеме булмавын ачыклаган. УЗИ нәтиҗәләре буенча хатын-кызның соңгы вакытта бала тапмавы гына түгел, авырлы булмавы да ачыкланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading