16+

Казанда яңа музей ачылды

Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Фатиха Аитова исемендәге 12нче татар кызлар гимназиясендә Фатиха Аитова музее ачылды.

Казан шәһәренең Мәскәү районындагы Фатиха Аитова исемендәге 12нче татар кызлар гимназиясендә Фатиха Аитова музее ачылды.

Музей ачылу тантанасында Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиев, Татарстанның халык шагыйре, Татарстан Дәүләт Советының мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев, тарих фәннәре кандидаты Тәэминә Биктимерова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

- Фатиха Аитованың тууына - 150, беренче татар гимназиясен ачып эшли башлавына 100 ел булган көннәр. Алга таба музей белән татар кызлар гимназиясендә укучылары гына түгел, Казанда укучы барлык кызлар, егетләр аның белән танышыр һәм үзләренә сихәт алырлар дип уйлыйм. Ул сихәт гасырлар буе бара, буыннан буынга күчә, - диде Казан шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиев.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading