16+

Казанда янгын ике кешенең гомерен өзгән

Казанның Киров районындагы Лагерная урамында урнашкан бакча йортында янгын чыккан, нәтиҗәдә ике кеше үлгән, дип хәбәр итә ProKazan.ru.

Казанның Киров районындагы Лагерная урамында урнашкан бакча йортында янгын чыккан, нәтиҗәдә ике кеше үлгән, дип хәбәр итә ProKazan.ru.

Ут 48 квадрат метр мәйданны ялмап алган, очраклы узып баручылар аннан бер ир-атны алып чыккан, тик табиблар аны коткара алмаган. Йорт тулысынча янып беткән, торакны сүткән вакытта янгын сүндерүчеләр тагын бер хатын-кыз мәете тапканнар.

Янгын сәбәпләре ачыклана.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading