16+

Казанда “Җыр бәйрәме” узачак

28 августта "Казан-Арена" стадионы каршындагы ачык һавадагы сәхнәдә "Җыр бәйрәме" узачак.

28 августта "Казан-Арена" стадионы каршындагы ачык һавадагы сәхнәдә "Җыр бәйрәме" узачак.

Акция танылган "Хор Турецкого" коллективының 25 еллыгы кысаларында үтә. Музыкаль проектның авторы - Россиянең халык артисты, популяр "Хор Турецкого" арт-төркеменә нигез салучы һәм җитәкчесе Михаил Турецкий. Биредә хор белән бергә берничә буыннарның яраткан җырларын дистәләгән мең кеше башкарачак. Михаил Турецкий сүзләренә караганда, концерт залына һәрвакытта да теләге булган барлык кешеләр дә сыя алмый, шуңа бәйле рәвештә, коллективның юбилее кысаларында ил буенча җыр бәйрәмнәре оештыру карары кабул ителгән. Мондый төрдәге концертлар ачык һавада шәһәрләрнең үзәк мәйданнарында һәм Россиянең билгеле урыннарында узачак. Керү бушлай.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading