16+

Казанда ЮХИДИ инспекторлары бер баланың гомерен саклап калырга ярдәм иткәннәр

Сабый полиэтилен кисәген йотып җибәргән һәм сулый алмаган.

Казанда ЮХИДИ инспекторлары бер баланың гомерен саклап калырга ярдәм иткәннәр

Сабый полиэтилен кисәген йотып җибәргән һәм сулый алмаган.

Автоинспекторларга малайның 22 яшьлек әтисе мөрәҗәгать иткән. Ир-ат полиция хезмәткәрләренә автомобиль салонында аның кечкенә улы булуын, балалар азыгын йота алмавын һәм аның тыны кысылуын хәбәр иткән.

Инспекторлар машинаны тиз арада якындагы хастаханәгә кадәр озата китәләр. Соңрак ачыкланганча, малай полиэтилен кисәген йоткан икән, шуңа сулый алмаган. Табиблар балага беренче ярдәм күрсәткәннәр, хәзер аның гомеренә берни дә янамый. 

Фото социаль челтәрләрдән. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading