16+

Казандагы Толстой һәм Горький бюстлары кая "киткән"?

Казанда Лев Толстой һәм Максим Горький бюстларын алып, реставрациягә җибәрделәр.

Казанда Лев Толстой һәм Максим Горький бюстларын алып, реставрациягә җибәрделәр.

Лев Толстой бюсты шул ук исемдәге скверда урнашкан. Белгечләр конструкцияне эзлекле рәвештә сүттеләр һәм реставрациягә алып киттеләр. Бронза скульптура һәм постамент чистартылачак һәм төзәтеләчәк. 30 апрельгә һәйкәлне элеккеге урынына урнаштыру планлаштырыла, дип яза kzn.ru.

Шулай ук Максим Горький бюсты постаменты белән бергә реставрацияләнәчәк. Ул КФУ бинасы янында, Курашов һәм Горький урамнары киселешендә, урнашкан. Быел язучының тууына 155 ел тула. 28 нче мартка һәйкәлне элеккеге урынына урнаштыру планлаштырыла, дип хәбәр иттеләр Казан Башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитетында.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading