16+

Казанга шагыйрьләр җыела

1-4 октябрь көннәрендә Казанда ХI Халыкара төрки шигърият фестивале узачак.

1-4 октябрь көннәрендә Казанда ХI Халыкара төрки шигърият фестивале узачак.

Биредә тамашачыларны чит илләрдән килгән вәкилләрнең чыгышы, Татарстан сәнгать осталарының концерт программасы көтә.

У л инде 23 ел дәвамында үткәрелеп килә. Быел эстафетаны Казан кабул итә. Әлеге чарага җыелачак 100гә якын шагыйрь узган гасырлар әдипләренең әсәрләрен кабат күңелдә яңартачак, шигърият хакында фәнни чыгышлар ясаячак. Кунаклар төрки тамырлар, әдәби фикри мөнәсәбәтләр хакында фикер алышачак. Фестиваль кысаларында Идел буйлап Болгарга бару да каралган. Җиңүчеләргә Габдулла Тукай, Рәми Гарипов, Сөләйман Солтан исемендәге олы бүләкләр тапшырылачак. Фестивальне ачу тантанасы 1 октябрь көнне Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында була.

Татарстан Язучылар берлеге хәбәр итүенчә, Төркия Язучылар берлеге тарафыннан оештырыла торган фестиваль тәүге тапкыр 1992 елда Госманлы дәүләтенә нигез салынган Бурса шәһәрендә ачылган. 23 ел дәвамында ул Казахстан, Төрекмәнстан, Кипр, Франция, Косово, Македония, Кырым, Әзәрбайҗан, Кыргызстан кебек илләрдә узган.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading