16+

Казанга яшь геологлар җыелды

"Заречье" балалар сәламәтләндерү лагерында Татарстан яшь геологларының II Республика ачык кыр олимпиадасы ачылды. Әлеге чара ике атна дәвам итәчәк.

"Заречье" балалар сәламәтләндерү лагерында Татарстан яшь геологларының II Республика ачык кыр олимпиадасы ачылды. Әлеге чара ике атна дәвам итәчәк.

Кыр олимпиадасын ачу тантанасында Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Олимпиадада безнең республика данын 30 команда яклый. Татарстан яшь геологлары белән бергә Кырым республикасының Бакчасарай районы, Казахстанның Семей шәһәреннән дә укучылар килгән.

- Геолог - илебездәге табигый байлыкларны барлый торган кеше. Бу һөнәр иясенә кирәкле күнекмәләр инде мәктәптә үк булырга тиеш. Без Татарстан белән генә чикләнергә тиеш түгел, безгә барлык юнәлешләр, барлык файдалы казылмалар буенча эшләргә кирәк, аларны геологларсыз табу һәм эшкәртү мөмкин түгел. Бездә 200 еллык тарихлы менә дигән университет бар (КФУ), ул геология буенча илдә әйдәп баручылардан санала. Безнең нефть компанияләрендә менә дигән геология мәктәбе гамәлдә. Бездә бу юнәлештә көндәшлеккә сәләтле булу өчен бөтен мөмкинлекләр дә бар, - диде чыгышында Татарстан лидеры.

Олимпиада программасында 11 ярыш һәм 5 конкурс каралган. Катнашучылар аларга ел буе әзерләнгән. Мәктәп командаларына шефлар сыйфатында кече нефть компанияләре беркетелгән. Олимпиада нәтиҗәләре буенча Татарстанның җыелма командасы тупланачак. Аның составындагы яшь геологлар 30 июль - 10 август көннәрендә Төмәндә узачак X Бөтенроссия ачык кыр олимпиадасында көч сынашачак. Татарстанлылар беренче өчлеккә керер, дип өметләнәләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading