16+

Казанлылар Тимур Бекмамбетовның «Самый лучший день» исемле җырлы комедиясендә төшә ала

Башкалабыз «Самый лучший день» җырлы комедиясен тудыручылар оештырган Бөтенроссия караоке-марафонда катнаша.

Башкалабыз «Самый лучший день» җырлы комедиясен тудыручылар оештырган Бөтенроссия караоке-марафонда катнаша.

Илнең сигез эре шәһәрендә яшәүчеләр әлеге масштаблы җыр акциясендә үзләренең вокал мөмкинлекләрен сыный ала. Шул рәвешле аларга Россиянең иң җырлы шәһәре исеме өчен көрәшергә һәм «Самый лучший день» җырына язылган клипта төшәргә туры киләчәк. Акциядә катнашучылар үзләрен зур экранда 24 декабрь көнне - фильмның премьерасында күрә алачак. «Самый лучший день» караоке-комедиясендә төп рольләрне Дмитрий Нагиев, Михаил Боярский, Инна Чурикова, Елена Яковлева, Юлия Александрова, Валентина Мазунина белән Сергей Лавыгин башкара.

Татарстан башкаласы караоке-эстафетаны 10 октябрьдә кабул итә. Ул Камал театры каршындагы мәйданчыкта уза. Иң җырлы шәһәр акциядә катнашучыларның саныннан чыгып билгеләнә. Әлеге марафонда Төмән шәһәре лидерлык итә. Анда 975 кешедән торган хор катнашкан. Акциядә катнашырга теләүчеләр заявкаларын karaoke@bazelevs.ru почта адресына юллый ала. Анда шәһәр исемен, фамилия, исемегез, телефоныгызны калдырырга кирәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading