16+

Казанлылар, авылга күчегез

«Казанда торакка бәяләр түбән булмаячак, авылда йорт алыгыз», - ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов онлайн-туры эфир барышында шулай диде.

Казанлылар, авылга күчегез

«Казанда торакка бәяләр түбән булмаячак, авылда йорт алыгыз», - ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Фәрит Хәнифов онлайн-туры эфир барышында шулай диде.

«Казанда торакка бәяләр түбән булмаячак, бу аерым ачык билгеле, шулай ук шәхсән үземнән, авылда үз йортларыгызны булдырыгыз, дип тәкъдим итәр идем», дип өстәде министр. Чөнки аныңча, бу - "оттырышсыз вариант". 

Кризис вакытында кешеләр һәрвакыт шәхси йортлар төзүгә өстенлек бирә, дип искәртте Фәрит Хәнифов . "Кешеләр тынычланып калырга теләми. Кешеләр бу тынычлыкның озак, нормаль һәм аңлаешлы булуын тели, - дип өстәде министр. - Шуңа күрә мин шәһәрдә фатирлары булган барлык татарстанлыларга да, авылда да кечкенә генә йорт салырга тәкъдим итәм».

Казанда торакка булган бәяләргә килгәндә, алар төшәчәк, дип көтәргә кирәкми. Башкалада торакка ихтыяҗ югары, димәк, бәяләр кимемәячәк, ди министр. 

Сүз уңаеннан, Казан мэры Илсур Метшин да казанлыларга җиргә кайтырга киңәш итте. Шулай ук тынычлык турында да сөйләде. 

 "Беренчедән, җир дәвалый.  Безгә хәрәкәт итәргә кирәк, ә хәрәкәт - тормыш. Икенчедән, базыңда бәрәңге, яшелчә, тоз һәм варенье булса, бер дә артык булмас. Шуңа күрә биредә сүз азык-төлек иминлеге турында гына бармый, без нәсел башлангычыбызга, элекке тормышыбызга кайтырга тиешбез ", - диде мэр. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading