16+

Казаннан «Салават күпере»нә поезд йөри башлый

Быел Казаннан «Салават күпере» микрорайонына тимер юл төзи башлаячак­лар. Бу проект шәһәрнең 60 мең кешесенә исәпләнгән иң эре микрорайонының транспорт проблемасын хәл итәргә булышачак, дип яза «РБК».

Быел Казаннан «Салават күпере» микрорайонына тимер юл төзи башлаячак­лар. Бу проект шәһәрнең 60 мең кешесенә исәпләнгән иң эре микрорайонының транспорт проблемасын хәл итәргә булышачак, дип яза «РБК».

- Узган ел ахырында без Горький тимер юлы җитәкчелеге белән килешү төзедек. Шуның нигезендә, «Салават күпере» микрорайонына тимер юл тармагы төзергә уйладык. Тимер юл микрорайонны «Казан-2» станция­се белән тоташтырачак, - диде транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Ленар Сафин.

Аның сүзләренчә, «Казан-2» вокзалы - метроны да, тимер юл һәм җир өсте транспортын да берләштерә торган урын. Министр киләчәктә Казан тирәли барлык шәһәр яны бистәләрен үз эченә алган тимер юл боҗрасы барлыкка килү ихтималын да җиткерде. Соңгы вакытта шәһәр яны электричкалары халык арасында популярлаша бара, маршрутлар да арта икән. «Содружество» компаниясе, әйтик, 2016 елда 700 миллион керем алган. Тагын бер яңалык: тест рәвешендә пассажирлар агымы мониторингының автоматлаштырылган системасы эшли башлаган. Ул билетсыз йөрүче пассажирларны киметергә булышачак. Шуны да искәртергә кирәк: Татарстанда тимер юл транспортына бәяләр Идел буе округында чагыштырмача түбән. 9 чакрымлы зона өчен ул 13,7 сумны тәшкил итә.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading