16+

Казанның 4D моделе булачак

Быелның тугыз аенда Татарстанның дәүләт порталы аша барлыгы 133 миллион электрон хезмәтләрдән файдаланганнар. Республиканың элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, былтыргы белән чагыштырганда бу 72 процентка күбрәк, дигән сүз.

Быелның тугыз аенда Татарстанның дәүләт порталы аша барлыгы 133 миллион электрон хезмәтләрдән файдаланганнар. Республиканың элемтә министры Роман Шәйхетдинов әйтүенчә, былтыргы белән чагыштырганда бу 72 процентка күбрәк, дигән сүз.

Гадәттәгечә, хатын-кызлар арасында иң популяр хезмәтләр портал аша табибка язылу, торак-коммуналь хезмәтләргә, балалар бакчасына түләү. Ир-атлар арасында юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен интернет аша штраф түләүчеләр күп.

Киләсе елдан порталда җиде яңа хезмәт барлыкка киләчәк, диде министр. Шуларның берсе – балигъ булмаганнарга эшкә урнашу өчен гаризаны тиз һәм җайлы тапшырып булачак. Шулай ук газ өчен түләү хезмәтен дә камилләштерергә җыеналар. Ә менә ЗАГС хезмәтләренә техник сәбәпләр аркасында вакытлыча портал аша документлар тапшырып булмый.

Сүз уңаеннан, Роман Шәйхетдинов Казан шәһәренең цифрлы 4D моделен төзүгә керешкәннәрен дә искәртте. Биредә шәһәрнең җир асты юллары да чагылдырылачак. “Безнең максат җир астындагы коммуналь челтәрләр белән бәйле барлык корылмаларны цифрлаштыру. Бу урам-юл челтәрен салганда, биналар төзегәндә ярдәм итәчәк”, – ди Роман Шәйхетдинов. Әлеге модель ярдәмендә шәһәр хуҗалыгы белән идарә итү дә җайлашачак. Киләсе елның 1 гыйнварыннан Россиянең һәр төбәгенә шәһәр төзелеше эшчәнлеген мәгълүмати яктан тәэмин итү системасын җайга салу бурычы куелган. “Татар-информ”мәгълүмат агентлыгы хәбәр иткәнчә, министр әлеге проектны 2019 елга әзер булачак, дигән.

Хәзерге вакытта Иннополис шәһәренең 4D моделе бар. Аның ярдәмендә шәһәр белән онлайн режимда идарә итеп була. Әйтик, урам баганасындагы фонарьнең уты янса, юлда һәлакәт булса, җәмәгать транспортының йөреше турындагы мәгълүматлар махсус датчиклар аша тиешле оешмаларга тапшырылып бара.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading