16+

Казанның Яңа хосписында махсус хәрби операциядә катнашучыларны реабилитацияләү планлаштырыла

 Казанда төзелә торган хоспис бинасында Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен реабилитация үзәген урнаштырырга планлаштыралар. Бу хакта Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов хәбәр итте. 

 Казанда төзелә торган хоспис бинасында Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен реабилитация үзәген урнаштырырга планлаштыралар. Бу хакта Анжела Вавилова исемендәге фонд идарәсе рәисе Владимир Вавилов хәбәр итте. 

— Минем хыялым-хосписның түбәнге катында махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен реабилитация үзәге булдыру. Моның өчен урыныбыз җитәрдлек. Мин бу идеяне спорт белән шөгыльләнүче балалар белән сөйләштем. Без тренажерлар сатып алачакбыз, биредә спорт залы төзиячәкбез. Күп кенә егетләребезнең яралары төрле авырлыктагы. Татарстаннан гына түгел, башка төбәкләрдән дә килсеннәр. Шундый планнар белән яшибез. Бәлки, тормышка ашар, – дип сөйли Владимир Владимирович.
Хоспис төзелешен быел Республика көненә тәмамларга планлаштыралар. Хәзер эшчеләр эчке бизәү эшләре белән мәшгуль, якын көннәрдә территорияне төзекләндерүгә керешәчәкләр.
Барлык эшләрне тәмамлау өчен якынча 250 миллион сум кирәк. Исегезгә төшерәбез, #СтроимХосписВместе марафонына сез дә кушыла аласыз. Ярдәме итәргә теләүчеләр теләсә нинди сумманы Саклык банкы картасына җибәрә ала: 4276 6200 2962 5690. "Авыртусыз йорт" ның ачылуын бүген паллиатив ярдәмгә мохтаҗ йөзләгән кеше көтә.

Хоспис төзелеше турында Владимир Вавиловның "Татар Информ" агентлыгына биргән интервьюсында укыгыз.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading