16+

Казанның комлыклары җәйгә әзер, тик табигать кенә әзер түгел

Казандагы "Түбән Заречье" комлыгы су коену сезонының ачылышына әзер. Әлеге карарны, территорияне тикшергәч, РФ Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына караган Кече үлчәмле суднолар буенча үзәкнең Казан бүлеге белгечләре чыгарган. Бу хакта Казан мэриясенең рәсми сайтында хәбәр ителә.

Коткаручылар, 1 июньнән башлап, "Түбән Заречье" комлыгында ике сменада - 9.00-20.00 кизү торачак. Һава торышы шартларына карап, коткаручылар саны 5 - 7 кешегә кадәр җитәргә мөмкин.

Исегезгә төшерәбез, Казанда коену сезоны 1 июнь көнне ачыла һәм 30 августка кадәр дәвам итә. Казанлылар ялы өчен дүрт муниципаль комлык әзерләнгән, шулай ук Аккош күле, Зөбәрҗәт күле (Изумрудное), Җиңү паркы янындагы күлнең яр буенда махсус ял итү урыннары оештырылган. Барлык муниципаль комлыкларда һәм рөхсәт ителгән ял итү урыннарындагы сулыклар тирәсендә дүрт коткаручы һәм бер медицина хезмәткәре кизү торачак.

Соңгы биш ел эчендә Казан тирәсендәге коенырга рөхсәт ителгән урыннарда бер генә кеше дә батып үлмәгән. Узган елда муниципаль комлыкларда 19 ял итүчене, шул исәптән дүрт баланы коткаралар, тагын 124 кешегә беренче медицина ярдәме күрсәтелә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading