16+

Казанның Мәскәү районы ишегалдына җырчылар җыелган

Кичә Казанның Мәскәү районында "Безнең команда тавышы. Безнең ишегалды тавышы" дип аталган халык караокесы бәйгесе башланды. Әлеге проектны "Татарстан командасы" активистлары оештырды. Идея авторы - Яна Бариева.

Ике этапта узучы бәйгегә эшләр августның беренче көннәрендә үк кабул ителә башлаган иде. Беренче сайлап алу турында Киров һәм Мәскәү районнарыннан 25 кеше җиңеп чыккан. Шулар арасыннан өч катнашучы җырларны яхшы башкарып, ярымфиналга чыкты. Алар - Маргарита Бикбулатова, Мариам Лоитадзе һәм Егор Шишков. Бүген кич исә Залесная урамының бишенче йорты ишегалдында чираттагы сайлап алулар булачак. Бәйгенең икенче өлешендә катнашучыларны да, тамашачыларны да сюрприз көтә. Әлеге чарада җиңеп чыгар өчен оештыручылар сайлап алган караоке-композицияларны башкарып чыгарга кирәк булачак.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading