16+

Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Барыр җирегезгә үз маршрутларыгызны алдан планлаштырыгыз.

Казанның кайбер урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнәчәк

Барыр җирегезгә үз маршрутларыгызны алдан планлаштырыгыз.

Казанда кайбер урамнарда хәрәкәт итү чикләнәчәк.  Кайбер участокларда транспорт хәрәкәте схемасын үзгәртәчәкләр.

Мәсәлән, Вишневский урамнарында Подлужная, Николай Ершов, Чехов, Лесгафт, Калинин, Тихомирнов, Петербург урамнары киселешләрендә, Миллениум күпереннән Г.Тукай урамына таба хәрәкәт иткәндә Назарбаев урамы буйлап  Островский, Спартаковская, Марсель Сәлимҗанов, Һади Такташ урамнары киселешләрендә  «Туры хәрәкәт итү» билгеләрен урнаштырачаклар.

Меховщиклар урамы буенча барганда Кызыл Татарстан урамына һәм Г.Тукай урамы буенча барганда Татарстан урамына сул борылышлар вакытлыча рөхсәт ителәчәк. 

6:00 дан 21:00 гә кадәр 19 октябрьдән 24 октябрьгә кадәр Меховщиков, Девятаев, Мәҗит Гафури, Ирек, Кызыл Татарстан һәм Татарстан урамнары буйлап массасы 5 тоннадан арткан транспорт чаралары хәрәкәтен тыячаклар

18 октябрьнең 0:00 дән 24 октябрьнең 23:59 га кадәр юл түбәндәге урыннарда ябылачак:

Оренбург трактындагы Универсиада авылы янындагы Җиңү проспектыннан Парин урамына кадәр;

Оренбург трактындагы 95 нче йорт янындагы парковкага керү юлында;

Петербург урамы буйлап.

22 октябрьнең 0:00 сәгатьтән 24 октябрьнең 23:59 сәгатькә кадәр түбәндәге урамнар буенча машина йөртергә мөмкин булмаячак:

Большая Красная урамы буенча Жуковский урамыннан Япеев урамына кадәрге участокта;

Жуковский урамыннан Япеев урамына кадәр Карл Маркс урамы буенча участокта;

Дзержинский урамыннан Касаткин урамына кадәр Театр урамы юлында;

Дзержинский урамыннан Бассейн урамына кадәр Пушкин урамы буенча;

Бехтерев урамыннан алып Дзержинский урамына кадәр Карл Фукс урамы буенча участокта;

Большая Красная урамыннан алып Дзержинский урамына кадәр Лобачевский урамы буенча участокта;

Беренче Май мәйданыннан Нужин урамына кадәр Кремль урамы буйлап.

Кирәк булганда юлны 18 октябрьнең 0:00 сәгатьтән 24 октябрьнең 23:59 сәгатькә кадәр түбәндәге урыннарда ябачаклар:

Р. Гәрәев урамындагы 117 нче йорт янындагы җирле юлда;

Җиңү проспектындагы 34 нче йорт буйлап машина кую урынына кергәндә;

Мәүлетов урамыннан алып Оренбург трактына кадәрге участокта Җиңү проспекты буйлап.

Шулай ук кирәк булганда хәрәкәтне чикләү 22 октябрьнең 0:00 сәгатьтән 24 октябрьнең 23:59 сәгатькә кадәр кертеләчәк:

Сәлимҗанов урамыннан алып Дзержинский урамына кадәр Пушкин урамы буенча;

Татарстан урамы буенча Габдулла Тукай урамыннан Сәлимҗанов урамына кадәр;

Подлужная урамыннан Тихомирнов урамына кадәр Вишневский урамы буенча участокта;

Тихомирнов урамыннан алып Һади Такташ урамына кадәрге участокта Н.Назарбаев урамы буйлап;

Карл Маркс урамы буенча Чехов урамыннан Жуковский урамына кадәрге участокта;

Большая Красная урамы буенча Толстой урамыннан Жуковский урамына кадәрге участокта;

Карл Маркс урамыннан алып Большая Красная урамына кадәрге участокта Толстой урамы буенча юлда;

Дзержинский урамыннан алып Кремль урамына кадәр Лобачевский урамы буенча участокта;

Толстой урамыннан Жуковский урамына кадәр Подлужная урамы буенча юлда;

Жуковский урамы буенча Подлужная урамыннан Адамюк урамына кадәрге участокта;

Жуковский урамыннан Малая Красная урамына кадәр Адамюк урамы буенча участокта;

Адамюк урамыннан алып Малая Красная урамына тиклем юлда;

Малая Красная урамыннан алып Пушкин урамына кадәр Бассейн урамы буйлап;

Театр урамыннан Федосеевская урамына кадәр Касаткин урамы буенча участокта;

Бассейн урамыннан алып Пушкин урамындагы 78 нче йортка кадәрге участокта;

Пушкин урамыннан Касаткин урамына кадәр Ирек мәйданындагы 1 нче йорт буйлап;

Мәҗит Гафури урамыннан алып Ирек урамына кадәр Кызыл Татарстан урамы буйлап;

«Вахит» тимер юл станциясе буйлап, Ирек урамыннан Кызыл Татарстан урамына кадәр автомобиль юлында.

Үзгәрешләр кертелергә мөмкин.

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading