16+

Казахстанда самолет һәлакәте вакытында 10 россияле зыян күргән

Казахстанда самолет һәлакәте вакытында 10 россияле зыян күргән. Аларны Актау хастаханәсенә китергәннәр, дип хәбәр итә РИА «Новости».

Казахстанда самолет һәлакәте вакытында 10 россияле зыян күргән. Аларны Актау хастаханәсенә китергәннәр, дип хәбәр итә РИА «Новости».

"Алар барысы да Актау хастаханәләрендә дәвалана. Аларга медицина ярдәме күрсәтелә", - диелә хәбәрдә.

25 декабрь көнне Казахстанда Бакудан Грозныйга баручы Azerbaijan Airlines авиакомпаниясенең Embraer 190ar пассажир самолеты һәлакәткә очраган. Ул Актау шәһәре аэропортында һәлакәткә юлыккан. Бортта 67 кеше, шул исәптән биш экипаж әгъзасы булган. 

Һәлакәткә юлыккан «Embraer-190» кошлар өере белән бәрелешү һәм руль идарәсен югалту аркасында авария сигналы тапшырган була.

Казахстан транспорт министрлыгы мәгълүматы буенча, бортта 16 россияле, 37 Әзербайҗан гражданы, 6 Казахстан гражданы һәм өч Кыргызстан гражданы булган. Соңгы мәгълүматлар буенча, 32 пассажир исән калган. Самолет экипажы һәлак булган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading