16+

Көчле су басу: пассажирлар метрода һәлак булып калган

Юлдагы машиналар мизгел эчендә су астында кала. Аларны агым алып китә. 

Юлдагы машиналар мизгел эчендә су астында кала. Аларны агым алып китә. 

Кытайда Хэнань провинциясендә берничә көн рәттән яңгыр яугач, юллар, йортлар, метро су астында калган. Авиарейсларны туктатып торганнар. Җимерелгән күперләрне хәрбиләр төзәтә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Кешеләр утырып бара торган метро вагонын су баскан. Су агымы тоннельләр буйлап ургылып аккан. Поездларны токтан өзгәннәр. Пассажирларга ярдәмгә коткаручылар килгән. Уникеләп кеше җир өстенә чыга алмыйча, һәлак булган, биш кеше җитди имгәнгән, диелә бу хәбәрдә. РИА Новости хәбәр иткәнчә, 160 мең кешене эвакуациялиләр. «Хәзерге вакытта 25 кеше һәлак булуы билгеле, җиде кеше хәбәрсез югалган. 160 меңнән артык кеше эвакуацияләнде», — дигән провинция су департаменты вәкиле Шэнь Цзивэй.

Иң зур зыян Чжэнчжоу шәһәренә килгән. «Тимер юл станцияләре һәм юллар су астында калды. Кешеләр су баскан поездлар эчендә иде», диелә хәбәрдә. Су баскан метрода калган кешеләр сурәтләнгән кадрлар төшерелгән Чжэнчжоу шәһәрендә әле дә тыныч түгел. Биредә өч көн эчендә бер еллык явым-төшем яуган. Миллион ярым кеше зыян күргән, йөзләрчә мең кеше эвакуацияләнгән. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

Су тоткынында калган пассажирлар күкрәкләренә кадәр җиткән су эчендә калган. «Без өске пыялаларын ваттык, шуннан һава суладык. Урындыкка менеп бассак та, су муенга кадәр күтәрелде». — ди бер хатын.

Вагоннан чыга алган кешеләр тоннель башындагы яктылыкка таба бара. «Без чыкканда бик акрын бардык, агып китмәс өчен тырыштык, агым бик көчле иде, кешеләрне агызып алып китте», — ди пассажирлар. Шулай итеп кимендә 25 кеше һәлак була, уннарча кеше хәбәрсез югала.

Юлдагы машиналар мизгел эчендә су астында кала. Аларны агым алып китә. 

Көчле яңгырлар үзәк Кытайда гына түгел, Сычуаньның таулы авыллары да бәла-каза күрә. Эчке Монголиядә ике зур дамба ишелгән, данлыклы Шаолинь монастырен дә су баскан. Зур су Пекин шәһәре янына килеп җиткән.

Кытайның көньягы исә көчле тайфунга әзерләнә, диелә бу хәбәрдә.

Чыганак: Интертат

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading