16+

Кемеровоның «Зимняя вишня» сәүдә үзәгендә янгын вакытында барлык өстәмә чыгу юллары ябык булган

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын вакытында барлык өстәмә чыгу юллары ябык булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кемеровода “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын вакытында барлык өстәмә чыгу юллары ябык булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Коткаручылар янгын вакытында газ баллоннарын алып чыгып, ашыгыч рәвештә суытуларын, берсенең сүндергәндә шартлавын әйткәннәр.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре сәүдә комплексының зур булуы һәм аның төзелеше янгын сүндерүне катлауландыруын аңлаткан.

Янгынның тиз таралуына түшәмәләрдәге бушлык, шулай ук вентиляциянең иске булуы этәргеч биргән. Янгын сүндерүчеләр килгәндә, бина җитәкчелеге һәм сак хезмәткәрләре берсе дә урында булмаган.


Татар-информ

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading