16+

Үкенүдән ни файда?

Социаль яклау фондында техник реабилитация чараларына мохтаҗ булган 48 меңнән артык инвалид  теркәлгән. Шуларның 17 меңгә якыны подгузникларга мохтаҗ. Бу гозерләрнең барысы да җыелып, бер шартлау була язган иде инде.

Социаль яклау фондында техник реабилитация чараларына мохтаҗ булган 48 меңнән артык инвалид  теркәлгән. Шуларның 17 меңгә якыны подгузникларга мохтаҗ. Бу гозерләрнең барысы да җыелып, бер шартлау була язган иде инде.

Павел Лоханов Татарстанның Социаль яклау фондына эшкә килгәндә минем хәзергә төп максатым — инвалидлардан килгән мөрәҗәгатьләрне киметү, дигән иде. Чөнки аңа кадәр булган җитәкчелеккә карата физик мөмкинлекләре чикләнгәннәрнең компенсация алу буенча сораулары бик күп булды. Башлыча алар гигиена чараларын (подгузниклар) үзләре сатып алганга акчаларны кайтару мәсьәләләре белән мөрәҗәгать итте. Өстәвенә дәүләттән бирелгән подгузникларның сыйфаты да ташка үлчим генә. Сүз уңаеннан, Социаль яклау фондында техник реабилитация чараларына мохтаҗ булган 48 меңнән артык инвалид  теркәлгән. Шуларның 17 меңгә якыны подгузникларга мохтаҗ. Бу гозерләрнең барысы да җыелып, бер шартлау була язган иде инде. Павел әфәнде әлеге вазыйфада берничә ай гына эшләгәннән соң аны эшеннән алу турында мөрәҗәгатьләр күренгәли башлады. 2019 елның октябрь аенда инвалидлар һәм аларның вәкилләре катнашында түгәрәк өстәл дә оештырганнар иде хәтта.

Шартлау барыбер булды. Соңрак, әмма булды. Павел Лоханов зур күләмдә ришвәт алуда гаепләнелеп, 9 елга ирегеннән мәхрүм ителде. Суд Павел әфәнденең 5 баласы һәм моңа кадәр алган дәүләт бүләкләрен исәптә тотып, прокурор сораган штрафны түләтмәскә карар кылды. (Моңа кадәр 12 ел һәм 160 млн сум штраф таләп ителде). Әмма иреккә чыккач та Павел Лоханов 7 ел дәвамында дәүләт хезмәтенә якын килә алмаячак. Дәүләт бүләкләре дигәннән, Социаль яклау фонды җитәкчесе әле 2007 елда ук Россиянең Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнгән булган.

Павел Лоханов 2021 елның сентябрендә үзенең “Infiniti QX 80” машинасында контракт шартларын тиешенчә үтәмәгән җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директорыннан 2,4 млн сум күләмендә ришвәт алганда тотылган иде.

Социаль яклау фонды һәм әлеге оешма арасында 56 млн сумлык килешү төзелгән булган. Әмма оешма булган таләпләрне тиешенчә үтәмәгән. Нәтиҗәдә Фонд хезмәткәрләре Арбитраж судка мөрәҗәгать иткән һәм 14 млн сум акча  сораган.

Павел Лоханов җәмгыять җитәкчесенә әлеге мәсьәләне судсыз гына хәл итәргә тәкъдим итә һәм моның өчен 4 млн сум сорый. Тик оешма җитәкчесе сумманың барысын да җыеп бетерә алмау сәбәпле, өлешләп түләргә сорый.

Шунысы кызык: гаепләнүченең адвокатлары фикеренчә, Павел әфәнде ришвәтче түгел һәм суд китергән исбатлаулар да ришвәтчелеккә ишарәләми. Ә акчаны Лоханов оешма җитәкчесе бик нык кыстагач, тыела алмыйча гына алган. Болай уйларга җирлек бар да төсле. Чөнки Лохановка акча биргән “РСС-Мед” оешмасын гамәлгә куючы Максим Ледянкин эшмәкәр генә түгел, ә “Илкүләм куркынычсызлык академиясе” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе урынбасары да. Ә әлеге оешма хокук саклау органнары вәкилләре белән хезмәттәшлек итә. Шул исәптән, коррупциягә каршы көрәш алып бара.

“Акча турында Ледянкин гына сүз алып барды. Кызганычка каршы мин аның провокациясенә бирелдем. Гаебемне кире какмыйм”, - диде Павел Лоханов судта һәм СИЗОда 9 айдан артык утыру дәверендә кылган гамәлләренең “ни кадәрле начар булуын” аңлавын да әйтте.

Соң булса да уң булсын инде! Башкаларга да дәрес булыр, бәлки...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading