16+

«"Гражданка" да мин нишләрмен соң? Ә биредә мин үз урынымда»: Донбасста Чаллы егете Руслан Радин һәлак булган

Май аенда аңа 31 яшь тулган, Ставрополь шәһәрендә хатыны һәм ике яшьлек улы калган.

«"Гражданка" да мин нишләрмен соң? Ә биредә мин үз урынымда»: Донбасста Чаллы егете Руслан Радин һәлак булган

Май аенда аңа 31 яшь тулган, Ставрополь шәһәрендә хатыны һәм ике яшьлек улы калган.

Донбасста махсус хәрби операция вакытында Чаллы егете Руслан Радин һәлак булган. Аның әнисе Венера Радина «Челнинские известия» басмасына улы турындагы истәлекләре белән уртаклашкан. 

Руслан 1991 елның 21 маенда туган. Балачагында рәсем ясау белән мавыккан. Өлкәнрәк сыйныфларда компьютерлар белән кызыксына башлый. 
Венера Радинаның сүзләренә караганда, кечкенәдән аның улы гадел булырга тырышкан.  Шул сәбәпле ул яшьтәшләре арасында авыр яшүсмер булып саналган.

"Өйдә генә утыра торган бала түгел иде. Андыйлар турында гадәттә: "урам малае", - диләр. Әлбәттә, алай дисәк бик үк дөрес тә булмас. Әмма Руслан ишегалдындагы сугыш чукмарлары белән чыныгып үсте. Гомумән, кешеләргә өстән аска таба карый алмады, аның барысына да үз фикере бар иде. Укытучыларга бу бик ошамады. Шуңа да тугызынчы сыйныфтан соң ул мәктәп белән хушлашты", - дип искә ала хәрбинең әнисе.

Руслан Радин Чаллыдагы 28нче мәктәпне тәмамлаган, аннан соң газ белән эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерергә уйлаган. Чаллының 57нче һөнәр училищесы филиалында егет яхшы исәптә саналган. Тик алган белгечлеге буенча эшләми ул. Кубаньда яшәүче дәү әнисе янына китә. "Әбисе аның чын казак атаманы. Хатын-кыз булуына карамастан, көчле характерлы. Руслан белән дә уртак тел тапты ул", - ди Венера Радина.

Яңа урынга тиз ияләшә егет һәм хәрби комиссариатка юнәлә: "Армиягә китәм", - ди ул андагыларны шаккаттырып. Аны Ставропольдә урнашкан 247 нче гвардия десант-штурмлы Кавказ казак полкына күчерәләр. Бер ел хезмәт иткәннән соң Руслан контракт төзеп хезмәт итәргә кала. Махсус операция башланганда аның 12 еллык хәрби хезмәт стажы булган.

Әнисе улын, хезмәтеңне ташла, өйгә кайт, дип үгетләргә тырышса да, хәрби егет һәрчак аңа: "гражданка" да мин нишләрмен соң? Ә биредә мин үз урынымда", дип җавап кайтара.

Булачак хатыны белән Руслан интернет аша таныша. "Улым үзенә өй һәм гаиләне беренче урынга куючы кызны табарга хыялланды.  Гөлназ исемле татар кызы белән танышты. Башта алар  никах укытты, соңыннан ЗАГС бүлегендә язылыштылар. Шуннан соң Руслан яшь хатынын Ставропольдәге хәрби шәһәрчеккә алып китте. 2020 елда аларның уллары туды, Роберт дип куштылар", - дип сөйли Венера.

Хәрби операция башланыр алдыннан Руслан шәхси бирем ала һәм ротасы белән бергә сугышчан хәрәкәтләр урыннарына китә алмый.

"Сез Нурмагомед Гаджимагомедовның батырлыгы турында ишеткәнсездер? Ул аның рота командиры иде", - дип аңлатты Венера Радина.
Исегезгә төшерәбез, Донбасста сугыш хәрәкәтләре вакытында Гаджимагомедовның хәрби машинасына снаряд төшә. Рота командиры аннан чыга ала һәм шунда ук һөҗүм итүчеләргә каршы ут ача, аларның игътибарын үзенә җәлеп итә. Авыр яра алуына карамастан, Нурмагомед соңгы патронына кадәр каршы тора. Ә соңыннан соңгы гранатасы белән үзен һәм камап алган дошманнарын шартлата. Нурмагомед Гаджимагомедовка үлгәннән соң Россия Герое исеме бирелде.

"Русланны командиры һәм хезмәттәшләренең үлеме тетрәндерде. Ул үз егетләре белән янәшә булырга тиешлеген кабатлады. Руслан Донбасска ике айдан соң китте. 5 майда ул каты сугыш барган җиргә эләгә, украиннар ягыннан «бер өзлексез ут яңгыры явуы» турында хәбәр итте, аннары хәбәре булмады – 12 майда безгә фотография җибәрде, ә 14 майда Руслан вафат булган", – дип сөйләде Радина.
Руслан Радинны Яр Чаллы зиратында җирләячәкләр.

«Челнинские известия»

Фотолар: Венера Радина архивыннан

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading