16+

КФУдан студентларны эвакуацияләгәннәр. Ни булган?

Соңрак ачыкланганча, янгын сигнализациясе, янгын вакытында хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системасы дөрес эшләмәгән.

Соңрак ачыкланганча, янгын сигнализациясе, янгын вакытында хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системасы дөрес эшләмәгән.

Янгын сигнализациясе эшләү сәбәпле, Казан федераль университетыннан студентларны эвакуацияләгәннәр.

Социаль челтәрләрдә Казан федераль университетының төп бинасыннан студентларны эвакуацияләгән мизгел сурәтләнгән видео һәм фото чыкты. Бу хакта «Татар-информ» га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

Автоматик янгын сигнализациясе, янгын вакытында хәбәр итү һәм эвакуация белән идарә итү системасы дөрес эшләмәгән. Хәзер университетның техник белгечләре бу хәл килеп чыгу сәбәпләрен ачыклый. 

https://tatar-inform.tatar/

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading