16+

Казан - халык саны буенча Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында беренче

2019 елда Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Түбән Новгород лидер иде.

2019 елда Идел буе федераль округы төбәкләре арасында Түбән Новгород лидер иде.

Казан шәһәре халык саны буенча Түбән Новгородны узып киткән һәм бу күрсәткеч буенча Идел буе федераль округы шәһәрләре арасында беренче булган. Бу хакта Дәүләт статистикасының федераль хезмәте (Росстат) хәбәр итә.

Росстат мәгълүматларына караганда, Татарстан Республикасы башкаласында 2020 ел башында 1 млн 257 мең кеше яшәгән. Идел буе федераль округының элеккеге лидеры - Түбән Новгородта бу сан- 1 млн 252 мең, ул Казанга караганда 5 меңгә кимрәк.  

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 2019 елның 1 гыйнварына Казанда 1 млн 251 мең кеше яшәгән, ягъни бер ел эчендә Татарстан башкаласында яшәүчеләр 6 мең кешегә, ягъни 0,5%ка арткан.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading