16+

Хатынына үч итеп ике баласын батырып үтергән ир әле дә табылмаган

Хокук сакчылары әлегә кадәр Мазовлар гаиләсенә кагылышлы җинаять эшенә нокта куймаган. 2019 елның 26 октябрендә Уфада хатыны белән талашканнан соң ир кеше ике улы белән бергә чыгып китеп югалган иде, дип яза "Башинформ" мәгьлүмат агентлыгы.

Хатынына үч итеп ике баласын батырып үтергән ир әле дә табылмаган

Хокук сакчылары әлегә кадәр Мазовлар гаиләсенә кагылышлы җинаять эшенә нокта куймаган. 2019 елның 26 октябрендә Уфада хатыны белән талашканнан соң ир кеше ике улы белән бергә чыгып китеп югалган иде, дип яза "Башинформ" мәгьлүмат агентлыгы.

Полиция хезмәткәрләре Мазовның төзелеш материаллары сатучы кибеткә баруын, анда аркан сатып алуын ачыклаган. Өеннән өрдерелә торган матрас алып киткән. Озакламый ирнең Уфа елгасы ягына килүе, матрасны тутырып, балаларны бау белән бәйләп куюы һәм батырып үтерүе ачыклана. Монда ук, Инорс микрорайонының урман полосасында Мазовларның машинасы табыла.

2020 елның июнь ахырында Калинин районы территориясендә Агыйдел елгасында 5 яшьлек малайның гәүдәсе, соңрак Уфаның Дөм районы территориясендә 8 яшьлек малайның үле гәүдәсен  тапканнар. Үтерелгән балаларның әтисе әлегә табылмаган. Артем Мазов үтерү турында җинаять эше кысаларында шикләнелүче буларак федераль эзләнүгә игълан ителгән.

РФ Тикшерү комитетының Башкортстан буенча Тикшерү идарәсе вәкиле Евгений Лагацкий «Башинформ» агентлыгына биргән интервьюсында Артем Мазов белән бәйле җинаять эше турында үз версиясен хәбәр итте.
"Аны эзләүне дәвам итәбез. Безнең өчен бу төп бурыч, без хәзер һәр мәетне Мазов түгелме дип карыйбыз. Аның белемле булуын, маниакаль тотышын исәпкә алып, аның батып үлмәве хакында әйтә алам. Соңгы вакытта ул хатыныннан үч алу өчен балаларны җәзалау маникиаль идеясе белән яшәгән. Мин аның елгада батып үлмәвенә гаҗәпләнмим. Әйе, ул балаларны батырып үтергән, ләкин үз – үзен ничек үтерүе әлегә ачык кала. Ләкин мин Мазовның үз-үзенә кул салуы турында аерымачык әйтә алам. Сүз уңаеннан, ул техник вазифада эшләгән, һәм аның үле гәүдәсен дөрес эзләмәгәнгә түгел, ә ысулы аркасында аны табу катлаулы»,-диде ул. 

Эш тәҗрибәсенә таянып Евгений Лагацкий, әгәр бу елга булса, Мазов җәсәде инде күптән табылыр иде ди. Ул шулай ук ирнең әле дә каядыр яшеренеп ятуын шик астына куя.
Коточкыч җинаятьтә эзләнелүче Артур Мазовның кайда булуы турында белсәгез, тәртип сакчылары бу хакта полициягә хәбәр итүне сорый: (347) 279-33-85, 279- 33-78, Башкортстан буенча ЭЭМ дежур часте 279 – 39-02, яки 02 (102-мобиль телефоннан). 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading