16+

Хезмәт кенәгәләре дә электронлаша

Хезмәт кенәгәләрен тиздән электрон форматка күчерергә уйлыйлар.

Хезмәт кенәгәләре дә электронлаша

Хезмәт кенәгәләрен тиздән электрон форматка күчерергә уйлыйлар.

РБК мәгълүмат агентлыгы Россия Премьер-министры Дмитрий Медведевның Пенсия фонды 2020 елдан хезмәткәрләр турындагы мәгълүматны онлайн режимда терки башлаячак, дигән сүзләрен китерә.

Премьер-министр кәгазь форматындагы хезмәт кенәгәләренең күпчелек чит илләрдә инде кулланылмавын әйткән. Килчәктә кеше дәүләт эшенә урнашканда, хезмәт эшчәнлеге һәм стаж турында мәгълүмат бирергә кирәк булмаячак. Эшкә урнашырга теләүче турындагы бөтен мәгълүмат мәгълүматләр базасында теркәлгән булачак.

Премьер-министр Дмитрий Медведев сүзләренчә, электрон хезмәт кенәгәләре системасына күчү этаплап башкарылачак. Эш бирүчеләр кәгазь ведомость та алып барачак, ә кәгазь форматтагы кенәгә куллануны дәвам итәргә теләүчеләр өчен хәзерге алым сакланачак.

Фото pixabay.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading