16+

Хезмәткә түләүнең минималь күләме индексацияләнәчәк

Россия Президенты Владимир Путин ярдәмчесе Максим Орешкин "Россия 1" телеканалы эфирында якын арада илдә яшәү минимумын, хезмәт өчен түләүнең минималь күләмен (МРОТ), пенсияләрне һәм башка социаль түләүләрне планнан тыш индексацияләү узачак, дип белдерде.

Бу хакта, ТАССка сылтама белән, Лента ру яза.

“Яшәү минимумын, хезмәт өчен түләүнең, пенсияләрнең, башка социаль түләүләрнең минималь күләмен планнан тыш индексацияләү карары кабул ителде. Хәзер хөкүмәттән коллегалар аның конкрет параметрларын әзерли. Минемчә, якын арада бу игълан ителәчәк һәм индексация булачак” дигән ул.

Орешкин сүзләренчә, Финанслар министрлыгы 2022 елның беренче кварталына бастырган мәгълүматлар бюджетның рекордлы профицитын (керемнең чыгымнардан артуы) күрсәтә. Ул ассызыклаганча, илдәге финанс буенча барысы да тәртиптә, шуңа күрә социаль чыгымнар зыян гына күрми, ә артачак та.

11 апрель көнне Россия Президенты Владимир Путин төбәкләргә социаль-икътисади ярдәм чаралары турындагы киңәшмә барышында өстәмә рәвештә пенсия, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләр хезмәткәрләренә хезмәт хакын, шулай ук социаль түләүләрне индексацияләү яки арттыру ысулын табарга таләп итте.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading