16+

Хоккейсыз калмабызмы?

Халыкара Олимпия комитеты спорт сөючеләрне таң калдыруын дәвам итә.

Халыкара Олимпия комитеты спорт сөючеләрне таң калдыруын дәвам итә.

Әле күптән түгел генә ул, киләсе уеннарда (2022 елда) катнашучылар саны бик нык кыскарачак, дип белдергән иде, хәзер исә күпләр яратып карый һәм җан ата торган спорт төрен – хоккейны программадан алып ташларга тели. Тагын да кызыклысы һәм аңлашылмаганы – хоккейның ирләр уйный торганын, хатын-кыз хоккее турында сүз юк.

Хәзерге вакытта Халыкара комитет бу хәл буенча дүрт вариантны карый. Беренчесе – НХЛ (Милли хоккей лигасы) уенчыларының катнашуы, икенчесе – турнирны НХЛ белән килешүе булган уенчылардан тыш уздыру, өченче вариант – 23 яшьтән яшьрәк булганнарны гына катнаштыру, соңгысы – хоккейдан бөтенләй баш тарту.

Белгәнебезчә, узган Олимпия уеннарында НХЛ тәнәфес ясамады һәм уенчыларын катнаштырмады. Белгечләр фикеренчә, Хоккей федерациясе президенты Фазель мондый белдерүләр белән НХЛга басым ясарга тели. Россия хоккей федерациясе турнирны элеккечә калдыру яклы. Күпләгән тренерлар һәм хоккейчылар, мондый адымга бару Олимпия уеннарының абруен төшерәчәк һәм спорт сөючеләр өчен кызыклы булмаячак, дип белдерде.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading