16+

Хәрби чорда хезмәт итүнең чик яше 70 яшькә арттырылды

29 июня 2023, 15:34
2492
0
2
Уку өчен 2 минут

РФ Президенты Владимир Путин мобилизация, хәрби хәл яки хәрби чорда контракт буенча хезмәт итүнең чик яшен арттыру турындагы законны имзалады.

РФ Президенты Владимир Путин мобилизация, хәрби хәл яки хәрби чорда контракт буенча хезмәт итүнең чик яшен арттыру турындагы законны имзалады.

Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Биредә әлеге закон үз көченә кергәннән соң РФ Кораллы көчләре белән контракт төзиячәк ир-атлар хакында сүз бара.

Агентлык мәгълүматлары буенча, генерал-полковник, адмиралга кадәр югары офицер дәрәҗәсе бирелгән кешеләр өчен мобилизация, хәрби хәл яки хәрби чорда хезмәт итүнең чик яше – 70, башка хәрби дәрәҗәгә ия гражданнар өчен 65 яшь тәшкил итәчәк.

"Татар-информ"

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading