Дәүләт Думасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга элемтә хезмәтләрен компенсацияләргә тәкъдим иттеләр.
Дәүләт думасының мәгариф комитеты башлыгының беренче урынбасары Яна Лантратова хөкүмәт башлыгы Михаил Мишустинга Украинада махсус операциядә катнашучыларга элемтә хезмәтләре өчен айга бер мең сум түләү тәкъдиме белән мөрәҗәгать итә, мөрәҗәгатьнең күчермәсе РИА Новости карамагында бар.
Узган ел Дәүләт Думасы махсус операциядә катнашучыларга гади хатларны, шулай ук шәхси әйберләрен өйләренә бушлай җибәрү хокукы турында канун кабул итте.
"Шуны аңларга кирәк, хәрбиләр гаиләләре һәм якыннары белән хат алыша. Шуңа почта хезмәтләреннән файдаланып калмыйча, ә мобиль элемтә чараларын да кулланалар. Шуңа бәйле рәвештә, федераль бюджет акчаларыннан махсус хәрби операциядә катнашучыларга элемтә хезмәтләре өчен түләү чыгымнарын компенсацияләү өчен аена 1000 сум күләмендә акча бүлеп бирү мөмкинлеге барлыкка килсен иде", - диелә мөрәҗәгатьтә.
Лантратова хөкүмәттән әлеге тәкъдимне гамәлгә ашыру мөмкинлеген карауны һәм әлеге мәсьәлә буенча Министрлар Кабинеты позициясен тәкъдим итүне сорый.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар