16+

Күки авылы мәчетендә тәүге азан яңгыраганга 25 ел булды (ФОТО, ВИДЕО)

Балык Бистәсе районындагы Күки авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде. Ләкин, дингә бәйле тарих тамырлары үткән гасырлардан ук килә.

Күки авылы мәчетендә тәүге азан яңгыраганга 25 ел булды (ФОТО, ВИДЕО)

Балык Бистәсе районындагы Күки авылы мәчетенең 25 еллыгы билгеләп үтелде. Ләкин, дингә бәйле тарих тамырлары үткән гасырлардан ук килә.

Тарих укытучысы Асия Фазуллина сөйләгәнчә, дәүләт архивларында Күки авылында 1820 елда ук олы мәчет булуы, андагы мәдрәсәдә илле бала дин сабаклары алуы турында мәгълүмат теркәлгән. Якынрак чорларга килсәк, 1900 елда нараттан яңа мәчет төзелгән. Утыз ел мулла булып торган мөхтәрәм Җиһангәрәй хәзрәт Салихов хатын-кызларга да ислам дине гыйлемнәренә укыткан.

- Совет чорында динне кысырыклау сәясәте башлангач, Күки авылындагы агач мәчетнең манарасы 1935 елда кисеп аударылган. Бу җан тетрәндергеч күренешне авылның олысы-кечесе елашып карап торган,- дип әйтте авылның бүгенге мулласы Фәрит Насыйбуллин, - шөкер, егерме биш ел элек Күки авылы күгендә янә моңлы азан авазы яңгырады.



Таш мәчет төзелешенә зур ярдәм күрсәткән ул вакыттагы "Маяк" кооперативы рәисе Тәлгать Гыймаевка, җитәкчеләр Мансур Хәсәновка, Әхкам Мусинга һәм барлык авылдашларга рәхмәтен дэ җиткерде хәзрәт.

Балык Бистәсе районы мөхтәсибе Рамазан хәзрәт Хисаметдинов котлау сүзләре ирештерде. Яңа мәчеттә тәүге азан яңгыраткан, ул вакытта үсмер малай, хәзер үзе дә мулла Нурислам Ибраһимов котлауларны дәвам итте.

- Мәчет ул - туры юлга өндәүче үзәк. Азан авазлары тынмасын. Мин үзем дә мулла нәселеннән. Бабай Габделәхәт мулла дин иреге чикләнгән елларда да Ямаш авылында кача-поса никах һәм җеназа намазлары укыган, - диде Күки авылы мәктәбе директоры Халидин Әхәтов.



- Мәчет халыкны тәртипкә, үзара хөрмәткә, чисталыкка өнди,- дип Күки җирле үзидарәсе башлыгы Альберт Бәдретдинов мәчетнең авыл тормышында әһәмиятле роль уйнавын билгеләп үтте.
Авыл халкы, күрше-тирә авыллардан килгән муллалар бердәм сафларда намаз укып, әрвахлар рухына дога кылды. Күки күгенә моңлы азан авазы таралды.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading