16+

Күкрәк шешен дәвалап була

Казанда өченче Халыкара маммопластика мәктәбе эшли башлады.

Казанда өченче Халыкара маммопластика мәктәбе эшли башлады.

Анда Россиянең төрле шәһәрләреннән, чит илләрдән җыелган 400ләп белгеч сөт бизләрен яңадан торгызу һәм эстетик хирургия буенча тәҗрибә уртаклаша. Татарстанның баш онкологы, Казан дәүләт медицина академиясе ректоры Рөстәм Хәсәнов әйтүенчә, Татарстан - күкрәк авыруларын дәвалау буенча заманча технологияләр куллана торган алдынгы төбәкләрнең берсе.

- Күкрәк рагы диагнозын ишеткәч, хатын-кыз күкрәкләрен югалтудан куркып, еллар буе табибка күренми. Бүген заманча технологияләр операциядән соң да күкрәкләрне тулысынча тернәкләндерергә мөмкинлек бирә, - ди Рөстәм Хәсәнов.

Татарстанда сөт бизләре шеше авыруы Россия буенча уртача күрсәткечтән ике тапкыр түбән. Сөт бизе яман шешенең 65 проценттан артыгы башлангыч чорда ачыклана, шуңа да табиблар даими тикшеренеп торырга киңәш итә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading