16+

Әкәмәт: ике гашыйк пар табигать кочагында яши

Сөйгәнең белән шалашта да җәннәт. Түбән Кама халкы палаткада яшәүче парны озак вакыт күзәтә.

Сөйгәнең белән шалашта да җәннәт. Түбән Кама халкы палаткада яшәүче парны озак вакыт күзәтә.

Әлеге күренеш бик күпләрне гаҗәпләндерә. Түбән Каманың Южная урамындагы 6 нчы йорт янында бер палатка тора. Биредә ике гашыйк көн күрә икән. 

Аларның исемнәре Юлия һәм Владимир, дүрт ел элек танышканнар һәм бер ай инде табигатьтә яшиләр. Моңа кадәр Юлияның гаиләсе булган, әмма барысын да ташлап, яраткан кешесе өчен яңа тормыш башларга карар иткән.

— Эшкә урнашканчы Чаллыдан китәргә туры килде. Мин монда бер тиен акчасыз килдем. Аннан яраткан кешем алып китте, Чаллыдагы ике эшемне ташларга мәҗбүр булдым. Аның янында булырга теләдем, бер - беребез өчен барысына да әзер, - ди Юлия.

Бер ай урамда яши алар, инде сакчылары да бар. Ике тугры дүрт аяклы дуслары хуҗалары булмаган вакытта территорияне саклый. Азык-төлеккә, суга, элемтә өчен түләүгә һәм шәхси ихтыяҗларга һәрвакыт ачка җитә, ди гашыйклар. Яшәү өчен кирәкле барлык әйберләр дә бар, ә ял көннәрендә Юля һәм Владимир бәйрәм оештыра.

— Эштә юынабыз, ял көннәрендә бер тәүлеккә фатир арендалыйбыз, тулысынча ял итәбез. Димәк, проблемалар юк диярлек. Урамда җылы, һава торышы әлегә урамда яшәргә мөмкинлек бирә, бу экстрим, - дип аңлата Юлия үзләренең тормыш рәвешен.
Шулай ук ризык әзерләү өчен аерым урын бар, алар өчен бу чын кухня, ул чатырдан берничә адым ераклыкта урнашкан. 

— Палаткадан биш минутлык юл, учак ягасың, ашарга әзерләргә куясың, шашлык, сарделечка, купаты, теләгән бар нәрсән», - дип билгеләп үтә хатын.
Болар барысы да, әлбәттә, яхшы, тик менә учак ягу өчен җәзадан кача алырлармы-юкмы вакыт күрсәтер. Башка очракларда ир белән хатын законны бозмыйлар. Күрше йортларда яшәүчеләрдән шикаятьләр юк, дип хәбәр иттеләр полициядә. Тиздән әлеге ике гашыйк пар биредән китәргә җыена. Фатир арендаларга телиләр, ләкин бу урынга ял итәргә киләчәкбез, ди алар.  


Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading