Хорафатларга ышанучы кешеләр кояш баеган вакытта йокламаска тырышалар.
Мондый ял көч бирми, киресенчә, хәлне ала дип санала. Шулай ук, ышануларның берсе буенча, кояш баеганда йокы ярлылыкка һәм хәтта иртә үлемгә китерергә мөмкин. Бу ырымнар нәрсә белән бәйле соң?
Кояш баеганда йокы турындагы ырымнар күп кенә борынгы мәдәниятләрдә кояш баеганда үлгәннәрнең рухлары башка дөньяга күчә дигән ышанулар белән бәйле. Аерым алганда, борынгы мисырлылар бу вакытта мәрхүмнәр рухлары көймәдә җир асты патшалыгына җибәрелә дип санаганнар. Шуңа күрә кояш баеганда йокларга ятсаң, үлгәннәр синең рухыңны да үзләре белән алып китә ала дип ышанганнар.
Мондый риваятьләр кайбер мәҗүсиләр, христианнар һәм мөселманнарда да булган. Аларда җирләү йолаларын кояш баеганчы тәмамлау гадәткә кергән, мәрхүмнең җаны башка дөньяга китеп, караңгыда адашмасын өчен шулай эшләнә. Ләкин юлда тынгысыз җан бу вакытта йоклаган тереләргә зыян китерергә мөмкин, дип уйланыла.
Бу ышануларның рациональ аңлатмасы да бар. Табиб-сомнолог Роман Бузунов сүзләренчә, кичен йоклау төнге йокының сыйфатын бозарга мөмкин. - Еш кына пенсионер кичке ашны ашаганннан соң йоклап китә, ә аннары йоклый алмый интегә. Яки кеше эштән соң арып, кичен телевизор караганда, йокымсырап ала, аннары инде йокысы юкка чыга. Көндезге 10-15 минутлык йокы берничә сәгатькә көч запасы бирсә, кичкесе йокыны бүлдерергә мөмкин, - дип аңлата белгеч.
Комментарийлар