16+

Татарстанда 300 мең кешегә прививка ясатасы калды

Белгечләр моны Яңа елга эшләргә исәп тота.

Белгечләр моны Яңа елга эшләргә исәп тота.

Татарстанда күмәк иммунитет формалаштыру өчен вакцинация буенча планлаштырылган күрсәткечләргә ирешелде диярлек. Бу хакта республиканың Роспотребнадзор җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина белдерде.
- Өлкән яшьтәгеләрнең 72 проценты вакцинация ясаткан. Тагын 300 мең кешегә прививка кадатасы бар. Бу нигездә 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләр һәм ирекле форматта эшләүче предприятиеләр хезмәткәрләре. Яңа елга таба без теләгән күрсәткечкә ирешербез дип уйлыйм, - диде ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading