16+

Конфедерацияләр Кубогы матчлары вакытында Казанда юллар ябыла

Конфедерацияләр Кубогы матчлары вакытында Казанда 18, 22, 24 һәм 28 июнь көннәрендә шәхси һәм җәмәгать транспорты өчен кайбер урамнар ябыла, машина кую урыннары эшләмәячәк. 17 автобус, 1 трамвай һәм 2 троллейбус маршруты схемасы үзгәрә.

6нчы трамвай вакытлыча маршруттан алына, ә 5нче трамвайның маршрутында үзгәрешләр барлыкка киләчәк. 18 һәм 24 июньдә сәгать 13.00дән 23.00гә кадәр, 22 һәм 28 июньдә сәгать 16.00дән 2.00гә кадәр С.Хәким, Чистай, Гаврилов, Академик Арбузов, Лесгафт урамнарында транспорт хәрәкәте чикләнә. 1 июльгә кадәр С. Хәким, Нигъмәтуллин, Гаврилов, Журналистлар, Ф.Әмирхан урамнарындагы кайбер парковкалар һәм «Казань-1» терминалы белән «Казань-2» тимер юл вокзалы тирәсендәге машина кую урыннары эшләми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading