16+

Концертка 300 сумлык билет алып, хоспис төзергә ярдәм ит!

7 октябрьдә Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан сәнгать осталары концерты узачак.

7 октябрьдә Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залында Татарстан сәнгать осталары концерты узачак.

Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев кебек җырчылар һәм Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге "Яңа музыка" оркестры катнашындагы әлеге хәйрия концерты Бөтендөнья хоспис көненә багышлана. Аннан җыелган акча Анжела Вавилова исемендәге фондка күчереләчәк.


Фонд җитәкчесе Владимир Вавилов әйтүенчә, бездә хоспислар җитешми.

- Авырулар саны алдан-ел арта бара. Ярдәмгә мохтаҗлар күп. Шуңа күрә без зурлар өчен 100, ә балалар өчен 40 урынлы хоспис төзетмәкче булабыз. 100 урын өчен бина да табылды. Мин Президенттан да акча сорап яздым. Әлеге концерттан кергән акча тулысынча шул хоспис төзелешенә күчереләчәк, - ди ул. Хоспис өчен бер кунакханәне үзгәртеп корырга уйлыйлар. Милек хуҗасы белән сөйләшүләр алып баралар икән. Хуҗа кеше аны 150 млн. сумга сатарга ниятли икән. Татарстан хөкүмәте ярдәме белән хәйрия фонды бу сумманы киметергә ниятли. "Безгә никадәр очсызрак, шуның кадәр яхшырак, акчаны яшәү шартларын яхшырту өчен тотачакбыз",- ди Владимир Вавилов. Хосписның 2010 елда төзелгән беренче чиратын ( мәйданы -5 мең. кв. м) сафка бастыру өчен дә 250 млн.сум акча тотылган булган.

Владимир Вавилов әйтүенчә, бу юлы эшнең күләме һәм файдалануга тапшыру 100 млн сумга басачак. 100 урынлык хосписта исә бик авыр хәлдәге һәм дәвалап булмый торган авыулар тәрбияләнәчәк.

- Без кеше тормышын озынайту өчен эшлибез. Артистлар бушлай җырлый. Җырчылар исемлеге һаман тулылана. Әлеге концерт турында Венера Ганиева да ишетеп үзенең катнашырга теләген белдерде. Бик күңелле, тамашачы кәефен күтәрә торган булырга тиеш ул,- дип ышандыра Анна Гулишамбарова.

Билет бәяләре 300 сум тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading