16+

Көрәш буенча Казан югары уку йортлары арасында көрәш бәйгесенең чемпионнары һәм җиңүче командалар билгеле

Архитектор-төзүчеләр - I. Калган урыннарда кемнәр?

Архитектор-төзүчеләр - I. Калган урыннарда кемнәр?

Шәхси беренчелектә чемпионнар:
60 кг. - Илфат Миннегалиев (Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты).
65 кг. - Алексей Абрамов (Идел буе физкультура, спорт һәм туризм университеты). 
70 кг. - Илназ Димиев (Казан дәүләт энергетика университеты).
75 кг. - Мөхәммәт Хәбибуллин (Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты)
80 кг - Айнур Нургалиев (Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты)
85 кг. - Илгизәр Галимуллин (Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты)
90 кг. - Рүзәл Тимергалиев (ВГУЮ).
100 кг. - Булат Юнысов (КХТИ)
100+. - Марат Шахмаев (КХТИ).

Командалар беренчелеге:
I - Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты
II - Идел буе дәүләт физкультура, спорт һәм туризм университеты
III - Казан дәүләт технология университеты.

 

Җиңүчеләрне котлыйбыз! Алар акчалата (I - 3 мең сум, II - 2 мең, III урынга 1 мең сум (2 җиңүчегә 500 әр сум исәбеннән һәм истәлекле бүләк) белән бүләкләнде. "Таксида өйгә кайтырга җитә", - диде бер көрәшче. Командалар кубокка лаек булды. Кайбер чемпионнар бүген үзләре дә тренерлык хезмәте күрсәтә, яшьләрне тәрбияләүдә шактый зур өлеш кертәләр! 

Лилия ЙОСЫПОВА.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading