16+

Көрәш буенча Казанда узачак Россия Кубогы ярышларында Татарстан данын кемнәр яклаячак?

22-24 ноябрьдә Казанда көрәш буенча Россия Кубогы узачак. Турнир «Ак барс» Көрәш сарае келәмнәрендә 48 командадан 200 көрәшчене җыячак.

22-24 ноябрьдә Казанда көрәш буенча Россия Кубогы узачак. Турнир «Ак барс» Көрәш сарае келәмнәрендә 48 командадан 200 көрәшчене җыячак.

Татарстан Республикасыннан бу ярышларда 10 көрәшче катнаша, дип хәбәр итә ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәте.

60 кг – Илфат Миңнегалиев;
65 кг – Булат Йосыпов;
70 кг – Ильназ Димиев;
75 кг – Айназ Тимиров;
80 кг – Данир Муликов;
85 кг – Илгизәр Галимуллин;
90 кг – Рөстәм Сәлахов;
100кг – Азат Габдрәшитов;
130 кг – Айназ Билалов;
130 кг. - Муса Галләмов.

Россия кубогын ачу тантанасы 23 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә узачак. Шул ук көнне турнирда беренчел һәм финал көрәшләре узачак.

22 ноябрьдә 18:00 сәгатьтә көрәш сараеның конференц-залында Россия Көрәш федерациясенең йомгаклау җыелышы узачак. Федерация җитәкчелеге, спортчылар һәм тренерлар 2024 елга нәтиҗәләр ясаячак һәм киләсе елга планнар турында фикер алышачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading