16+

Корбан бәйрәмендә «Сөючеләр фида кыла» дигән телемарафон узачак

24 сентябрьдә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте "Яңа гасыр" телеканалы белән берлектә, "Ярдәм" фондының "Гаилә җылысы" инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютындагы балаларга ярдәм итү максатыннан, "Сөючеләр фида кыла" телемарафонын уздыра.

24 сентябрьдә Татарстан мөселманнары диния нәзарәте "Яңа гасыр" телеканалы белән берлектә, "Ярдәм" фондының "Гаилә җылысы" инвалид ятимнәрне тернәкләндерү приютындагы балаларга ярдәм итү максатыннан, "Сөючеләр фида кыла" телемарафонын уздыра.

2013 елда үткәрелгән телемарофон нәтиҗәсендә Теләче районының Җөри авылында ике бина алынды, үзәкне оештыру эшләре җайга салынды. 2014 елда марафонда катнашучылар ярдәмендә биналар әнисез, әтисез, аның өстенә сәламәтлекләре начар булган балаларны кабул итәрлек дәрәҗәгә җиткерелде. Балаларга махсус медицина җиһазлары алынды, үзәкнең тирә-юнендәге җирлек тәртипкә китерелде.

Быел Татарстан мөселманнары диния нәзарәте янә барчабызны марафонда катнашырга һәм хәйрия эшенә үз өлешебезне кертергә чакыра. Телемарафон балаларны дәвалау өчен шартлар тудыру ниятеннән оештырыла.

Марафонда катнашу өчен 7715 номерына "Нур" сүзен язып SMS җибәрергә кирәк һәм телефоннан инвалид ятим балаларның тернәкләндерү үзәге счетына 50 сум акча алыначак (төгәл сумма операторга бәйле). Сәдака бирергә теләвегезне раслауны сорап, җавап-SMS киләчәк. Бу бик мөһим: раслаусыз акчаларыгыз балаларга барып җитми.

Әгәр сез зуррак сумманы күчерергә теләсәгез, "Нур" сүзеннән соң буш ара калдырып, күчерергә теләгән суммагызны языгыз. Иң мөһиме - расларга онытмагыз.

Аллаһы Тәгалә садакаларыгызны кабул итсен һәм безгә - ярдәмгә мохтаҗ кешеләргә булышып торырга һәрвакыт мөмкинлек биреп торсын.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading