16+

Коронавирус турындагы ялган хәбәр тараткан өчен Приамурьеда яшәүче хатынны хөкем итәчәкләр

Әлеге хатын-кыз интернет аша үзе яшәгән төбәктә Covid-19 вирусы белән чирләүчеләр турында ялган мәгълүмат тараткан.

Коронавирус турындагы ялган хәбәр тараткан өчен Приамурьеда яшәүче хатынны хөкем итәчәкләр

Әлеге хатын-кыз интернет аша үзе яшәгән төбәктә Covid-19 вирусы белән чирләүчеләр турында ялган мәгълүмат тараткан.

«Тажлы вирус» турында ялган хәбәр тараткан өчен Приамурьеда яшәүче хатынны хөкем итәчәкләр. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Приамурьеда коронавирус белән авыручылар турында фейк-хәбәрләрне Челтәр мониторингы вакытында Амур өлкәсе полицейскийлары тапкан. Чынбарлыкка туры килмәгән күпләп хәбәр таратучы авторны тиз арада ачыклыйлар. Ул Свободный шәһәрендә гомер кичерүче хатын-кыз булып чыга.

Шикләнелүчегә карата, "Массакүләм мәгълүмат иреген явызларча куллану" маддәсе буенча административ хокук бозу турында беркетмә төзелгән. Хәзер Приамурьеда яшәүче хатын-кызга 30дан алып 100 мең сумга кадәр штраф яный.

Амур өлкәсе буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Ольга Кургановка сылтама белән, ТАСС хәбәр иткәнчә, төбәктә тотрыклы эпидемия вәзгыяте саклана, респиратор инфекцияләре белән авыручылар саны аз, һәм Амур өлкәсендә коронавирус йоктыру очраклары юк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading