16+

Коронавирус йоктыручылар кими, ләкин тынычланырга иртәрәк

Татарстан буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе Марина Патяшина әйтүенчә, республикада соңгы атнада коронавирус йоктыручылар саны 4 процентка кимегән. Ләкин тынычланырга иртәрәк.

Бүген Татарстанда коронавирус йоктырган 84 кеше ачыкланган. Аларның 5се читтән керүчеләрдән,  79 се моңарчы  авыручылардан йоктырган.  
18 кеше хастаханәгә озатылган, 66сы өйдә дәвалана. Авыручыларның 16сы 18-30 яшькә кадәргеләр, 35е 30-50 яшьлекләр, 15е- 50-60 яшьлекләр, 12се 60-70 яшьлекләр, 4се 70-80 яшьлекләр,  2се 80-90 яшькә кадәргеләр. 
География: 
Казан – 60 
Чаллы – 2
Апас– 1
Буа – 2
Биектау – 2
Чүпрәле – 1
Яшел Үзән – 6
Лаеш – 3
Түбән Кама – 1
Норлат – 1
Питрәч – 1
Саба – 1
Спасс- 1
Тукай – 2 
Республикада авыручылар саны 2232 очракка җиткән. Вафат булучылар 7әү. Бүгенгә 1173 кеше терелгән. Россиядә 17 майга  авыручылар саны 9709 кеше ачыкланган.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading