16+

Коронавирустан дару чыгарганнар

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны дәвалау өчен тагын бер препарат теркәде.

Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы коронавирусны дәвалау өчен тагын бер препарат теркәде.

Ул молнупиравир нигезендә ясалган, дип хәбәр итә ТАСС.

Дару капсулалар рәвешендә «Обнинск химия-фармацевтика компаниясе» җитештерелә.

Препарат җиңел һәм уртача авыр формада уза торган коронавирусны дәвалау өчен кулланыла. 18 яшькә кадәр булган пациентларга әлеге даруны кулланырга ярамый.

Сәламәтлек саклау министрлыгы молнупиравир нигезендә ясалган «Эсперавир» һәм «Ковипир» препаратларын теркәгән иде инде.

Чыганак

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading