16+

Коронавирустан штраф бар

Түбән Камада яшәүче Оксана Гарипова коронавирус турында фейк таратканы өчен штрафка тартылган.

Коронавирустан штраф бар

Түбән Камада яшәүче Оксана Гарипова коронавирус турында фейк таратканы өчен штрафка тартылган.

Ул дустына “шәһәрне карантинга ябу” турында хәбәр итә. Гариповадан фейк икәнен белә торып, ни өчен таратканын сорыйлар.  “Ул кичтә миңа ир-ат тавышы белән икенче язма килде. Дусларым белән языша идем, аларны да кызык итәсем килде. Бу шаяру дуслар өчен генә иде.  Үкенү бар инде. Мине 30 мең сумга штрафка тарттылар, бу гадел җәза», – дип сөйли Гарипова.


Моннан тыш социаль челтәрләрдә төрле фейклар таратучылар да күп булды. Башка фейклар арасында төнлә дару таратучы вертолет, тиз арада азык-төлек белән запаслану турында да хәбәрләр күп булды. Аларга җавап итеп башка төр мәзәкләр туды. Шуларга пародия рәвешендә, киләсе төндә казанлыларга иярченнән лазер белән температураны дистанцион рәвештә үлчәтәчәкләр дигән хәбәр таратылды. Фейк таратучыларга карата мәзәкләр һәм картиналар таратканнар 15 тәүлеккә кулга алыначак, барлык телефон шалтыратулары да язылачак, хакимиятләр барлык социаль челтәрләрне һәм форумнарны күзәтәчәкләр, һәм барлык җайланмаларны да тыңланачак, дигән Яровой законы турында фейк пәйда булды.


Татарстан Эчке эшләр министрлыгы фейклары өчен җаваплылык барлыгын искәртеп уза. Дөрес булмаган мәгълүмат тараткан өчен административ штрафлар каралган. Ул яңалыклар гражданнарның тормышына һәм сәламәтлегенә зыян китерсә яки җәмәгать тәртибен бозу куркынычы тудырса, гражданнар өчен штраф 30-100 мең сум, вазифаи затлар өчен 60-200 мең сум тәшкил итәчәк. Татарстан Эчке эшләр министрлыгы хәлне катлауландырмаска һәм социаль челтәрләрдә язылганнарына ышанмаска чакыра. Исегезгә төшерәбез, Роспотребнадзор һәм сәламәтлек саклау министрлыгының телефон кайнар линияләре эшли, алар буенча коронавирус турында барлык оператив мәгълүматны ачыкларга була. Паникага бирешергә һәм социаль челтәрләрдә язылганнарга ышанырга кирәкми.

 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading