16+

Корыган үләннәргә ут төртмә – штраф көтә

Татарстанда 25 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы үзгә режим кертелә.

Татарстанда 25 апрельдән 10 майга кадәр янгынга каршы үзгә режим кертелә.

Казанда урман янгыннары килеп чыккан очракта, Краснооктябрьский, Яңа Юдино, Аккош күле, Урман аръягы, Крутушка, Щербаково, Голубое озеро, Петровский, Олы Дәрвишләр торак микрорайоннарына куркыныч яный.

«Эшлекле дүшәмбе» киңәшмәсендә Казан шәһәре башкарма комитетының гражданнарны яклау идарәсе җитәкчесе Фердинант Тимурханов искәрткәнчә, үз участокларындагы иминлек өчен территория хуҗалары җаваплы. Янгыннарны чикләү максатында, участокларны корыган үләннәрдән, агач ботакларыннан һәм чүп-чардан арындыру зарур. Урман белән корылма арасында 10 метр киңлектә буш аралык (буфер) яки янгынга каршы 0,5 метрлы ерганак булдыру кирәк.

Үзгә режим вакытында әгәр җил секундына 5 метр тизлектә иссә, торфлы урыннарда учак кабызырга, мангалда күмер көйрәтергә, учакларны күзәтүчесез калдырырга ярамый. Янган утка ягулык сыекча һәм шартлаткыч матдәләр ташлау тыела. Кагыйдәне бозган кешеләргә – 4-5 мең сум, вазифа биләгән затларга – 20-40 мең сум, ә юридик затларга 300-500 мең сум штраф салына.

Рәдиф Карагай

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading