16+

Татарстанда 11 ай эчендә 5649 бала инвалид дип табылган

04 декабря 2018, 10:44
1492
0
0
Уку өчен 1 минут

2018 елның унбер аенда 6550 балага инвалидлык сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

2018 елның унбер аенда 6550 балага инвалидлык сорап мөрәҗәгать иткәннәр.

Аларның 5649ы инвалид дип табылган. Татарстанның медицина-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе Ригель Низамов матбугат очрашуында шулай дип белдерде. Аның сүзләренчә, инвалидлыкны психик авырулар аркасында бирү очраклары күп. Икенче урында нерв системасы авырулары, өченчедә – тугандагы аномалияләр. 2015 елга кадәр исә статистика киресенчә булган. Инвалидлык бирү буенча беренче урында баланың тугандагы тайпылышлары булган, ә өченчедә – психик авыруларга бирелгән.

Быелның тугыз аенда ятим булган сигез инвалид баланы гаиләләр алган, шул исәптән икесен уллыкка, икесен опекага алганнар.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading